1950 елның 22 сентябрендә Казан шәһәрендә туган.

Дәүләт үзәк физик культура институтын тәмамлый (1977, Мәскәү). 1971 елдан тренерлык эшендә, Казандагы 1 нче йөзү бассейнында инструктор (1971–1977), 8 нче балалар-яшүсмерләр олимпия әзерлеге спорт мәктәбендә тренер-укытучы (1974–1977), Волгоград физик культура институтының Казан филиалында йөзү кафедрасы укытучысы (1977–1982).

1982 елдан 8 нче балалар-яшүсмерләр олимпия әзерлеге спорт мәктәбендә (Казан) тренер. СССР чемпионатларында (1981–1991), СССР халыклары спартакиадасында (1983), Европа (1988–1989, 1991–1992, 1995, 1999), дөнья чемпионатларында (1985, 1991, 1995, 1999), «Игелекле уеннарда» (1986), Олимпия уеннарында (1996) судьялык итүдә катнаша.