Гомуми мәгълүмат

Удмурт Республикасының көнбатыш өлешендә урнашкан. 1929 елда оештырыла. Мәйданы – 1792,3 кв.км. Үзәге – Сюмси авылы (Ижевск шәһәреннән 140 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 12800, шул исәптән татарлар – 381 кеше (2015 ел). Татарлар, башлыча, Көлмез (220 кеше) һәм Муки-Какси (110) авылларында яшиләр.

Район территориясенә татарлар

Район территориясенә татарлар 1940–1950 елларда Сюрек урман сәнәгате хуҗалыгы (1942 елда оештырыла) эшчәнлеге белән бәйле рәвештә күченәләр.