Гомуми мәгълүмат

Удмурт Республикасының төньяк өлешендә урнашкан. Мәйданы – 2159,1 кв.км. Үзәге – Глазов шәһәре (Ижевск шәһәреннән 180 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 16828 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2015 елда – 485 кеше (2002 елда – 432, 2010 елда – 418 кеше).

Татар җәмгыяте тормышы

Карин татарларының Глазов районы территорияләренә күпләп күченүе Казан ханлыгы яуланганнан соң, элеккеге Арча (Карин) кенәзләре, Рус дәүләте өстенлекләреннән мәхрүм ителеп, яңа җирләр эзләп, көнчыгышка (Чыпца елгасы башы һәм урта агымы буена) күченергә мәҗбүр булганнан соң, башлана.

XVII–XIX йөзләрдә патша хакимияте тарафыннан үткәрелгән дини кысрыклаулар һәм рекрутлыкка еш алыну татарларны шул юнәлештә күченергә мәҗбүр итә. Татарларның күченүенең соңгы дулкыны Идел буендагы 1921–1922 елгы ачлык белән бәйле.

Районда бер татар авылы бар – Татар Парҗысы (XVII йөз ахырында нигез салына). Татарлар шулай ук Кочишево (егерме кеше) авылында яшиләр. XIX йөзнең уртасында Кистем авылыннан (хәзер Удмурт Республикасының Балезино районы) күчеп утырган татарлар Кече Парҗы авылына (1858 елдан билгеле, 1976 елда яшәүдән туктый) нигез салалар. Авыл халкы игенчелек, терлекчелек, һөнәрчелек, сәүдә белән шөгыльләнә.

1906 елдан Татар Парҗысы авылында икенче гильдия Глазов сәүдәгәре М.И.Арысланов иганәсенә төзелгән мәчет эшли, 1931–1945 елларда – башлангыч, 1946–1971 елларда җидееллык татар мәктәбе, 1933–1950 елларда «Яңа тормыш» колхозы эшли.

1904 елда Кече Парҗы авылында мәктәп ачыла, 1905–1968 елларда мәчет эшли. Хәзерге вакытта Татар мәдәнияте җәмгыяте; Кочишево китапханәсе каршында – Татар әдәбияты үзәге (2009 елдан) эшли; Кочишево авылының төбәк тарихы музеенда Чыпца татарларының көнкүрешен һәм мәдәниятен чагылдырган экспонатлар тәкъдим ителгән, музей хезмәткәрләре тарафыннан «Чыпца татарлары» исемле слайд‑фильм әзерләнгән.

2012–2015 елларда Кече Парҗы авылында «Туган авыл» районара җыр һәм нәфис сүз фестивале уза (чараны оештыручы һәм иганәчесе – К.Ф.Касыймов). Сабан туе үткәрелә.

2000 елларда Кочишево авылы мәктәбендә татар теле өйрәнелә һәм «Илһам» балалар иҗтимагый берләшмәсе эшли.

Күренекле кешеләре

Глазов районында Удмурт Республикасы секретариаты җитәкчесе Р.Г.Касыймов, Глазов шәһәренең мактаулы гражданы, меценат К.Ф.Касыймов, Удмурт Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе В.Г.Касыймов туган.