Гомуми мәгълүмат

Саратов өлкәсенең үзәгендә урнашкан. 1928 елда оештырыла. Үзәге – Ершов шәһәре (Саратов шәһәреннән 180 км ераклыкта урнашкан).

Халык саны – 38558 кеше (2015 ел). 2010 елда татарлар саны – 1811 кеше. Алар, башлыча, XVIII йөз ахырында Саратов губернасының Хвалынск өязе татарлары нигез салган Өзен авылында (биш йөзләп кеше) яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

XX йөз башында авылда биш мәчет, алар каршында мәктәпләр эшли (1930 елларда ябылалар). 1924 елда татар телендә укытыла торган мәктәп ачыла. 1954 елдан татар теле предмет буларак өйрәнелә.

1989 елдан авылда 1912 елгы бинада мәчет эшли. Җирле мәдәният йортында татар мәдәнияте почмагы булдырыла. Һәр елны Өзен авылында район Сабан туе үткәрелә.