Эчтәлек

Вильнюс (Вильно) белән Тракай (Троки) шәһәрләре арасында, Вока елгасы буенда урнашкан.

XV йөздә, якынча Грюнвальд сугышыннан (1410) соң нигез салына. Риваятьләрдән күренгәнчә, Кырык Татар авылына әлеге сугышта Литва бөек кенәзе Витовтның гомерен саклап калган татар сугышчысы тарафыннан нигез салына; ул җирләр белән бүләкләнә. Шундый риваятьләрнең берсендә аның нәсел дәвамчылары булган кырык улы турында әйтелә. Авылның исеме дә шуның белән бәйле булса кирәк (Кырык татар). Кырык Татар авылында иң элек, чыгышлары белән Алтын Урдадан булып, Бөек Литва кенәзлегенә хезмәткә чакырылган кешеләр һәм Витовтның Кырымга 1397 елгы явы вакытында әсир ителгән татарлар яши. Кайбер мәгълүматларга караганда, 1414 елда Троки шәһәре һәм аның тирәсендәге берничә авылда «бик күп татар» яши диелә. Башка татар авыллары кебек үк, Кырык Татар көнбатыш һәм көньяк-көнбатыштан Троки һәм Вильно шәһәрләрен саклап тора. Бу авылда яшәүчеләр хәрби хезмәткә кавалерия отрядлары җибәреп торырга тиеш була. Моннан тыш алар курьер, каравыл, полиция һ.б. хезмәтләргә дә тартыла.

Төрле чорда Кырык Татар авылы белән 38 татар нәселе вәкилләре, шул исәптән Дзешинскийлар, Сулькевичлар, Шешковлар, Шабловлар идарә итә.

1558 елда Кырык Татарда мәчет төзелә.

1997 елда Кырык Татар территориясе мемориаль зона статусы ала.

Әдәбият

Мухлинский А. Исследование о происхождении и состоянии литовских татар. СПб., 1857;

Гришин Я.Я. Польско-литовские татары. К., 1995;

Dziadulewicz S. Herbarz rodzin tatarskich w Polsce. Wilno, 1929.

Автор — Ф.К.Фәизов