Гомуми мәгълүмат

Курган өлкәсенең көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1924 елда оештырыла. Мәйданы – 2280 кв.км. Үзәге – Сафакүл авылы (Курган шәһәреннән 210 км читтә урнашкан).

Халкы – 11253 кеше (2015 ел). Татарлар 1989 елда – 6259, 2002 елда – 5641, 2010 елда – 4398 кеше.

Район территориясендә 4 татар (Карасу, Мансур, Сөлекле, Бахарево авыллары) һәм 3 катнаш (Атҗитәр, Боровичи һәм Сафакүл авыллары) торак пункты бар.

Татар җәмгыяте тормышы

Район территориясендә татарлар күптән яшиләр. Идел буе татарларның бу төбәкләргә күченүләренә, нигездә, яшәү урыннарындагы милли һәм дини изүләр сәбәп була. Сафакүл районында беренче татар авылларының берсе – Сафакүл, аңа 1782 елда татар Сафа Юмагулов нигез сала.

1934 елда Сафакүл авылында «Усу җыры» әдәби альманахы чыга.

Сөлекле мәдәният йорты каршында татар театры (1989 елдан халык исемен йөртә) һәм «Яшьлек» вокаль-инструменталь ансамбле эшли. «Ак каен» фольклор коллективы, «Сафакүл кызлары» һәм «Ләйсән» вокаль ансамбльләре бар. Сафакүл авылында «Каз туе», «Карга туе», «Кәккүк җәе», Сабан туе бәйрәмнәре даими уздырыла.

Сафакүлдә 2001 елда өлкә татар һәм башкорт мәдәнияте үзәге ачыла, 2008 елда «Көньяк Урал һәм Урал аръягы татарларының рухи мирасы» фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә. 2009 елның сентябрендә Сөлекле авылында «Җидегән чишмә» традицион татар халык мәдәнияте районара фестивале уздырыла.

2000/01 уку елында 4 мәктәптә татар теле предмет буларак өйрәнелә. Төрле культура һәм төрле халыклар яшәгән мохит шартларында Карасу урта мәктәбенә 2008 елда милли (татар) мәктәп статусы бирелә.

Сафакүл районында Татарстан иҗат коллективлары һәм профессиональ артистлар гастрольләре даими үткәрелә. Курган өлкәсе белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килешү нигезендә Сафакүл районы һәм Татарстанның Яшел Үзән районнары арасында гуманитар өлкәдә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куела һәм уңышлы гына тормышка ашырыла. Сафакүл районы спортчылары Татарстан Республикасына милли көрәш ярышларында катнашу өчен даими киләләр.

Күренекле кешеләре

Сафакүл районында гамәли бизәлеш сәнгате рәссамы Ф.Ш.Яхин туган.