Эчтәлек

Гадәттә, зират өчен җир авылдан читтә бүлеп бирелә һәм киртәләп куела.

Күпгасырлык тарихы булган эре авыллар янында, гамәлдәге зиратлардан тыш, аеруча хөрмәтләнә торган иске каберлекләр (иске зират) дә бар.

Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан һәм Касыйм ханлыклары чорларыннан сакланып калган таш төрбәләр, язулы кабер ташлары булган зират калдыклары аеруча мөһим тарихи һәм сәнгати мирасны тәшкил итәләр, халык өчен иң изге урыннар булып саналалар. Гадәттә, каберләр гади койма (киртә, рәшәткә) белән әйләндереп алына һәм аның өстенә мәет озаткан гаилә тамгасы уелган агач багана утыртыла яки кабер өстенә тамгалы таш куела.

XX йөзнең 2 нче яртысыннан башлап, иң элек шәһәрләрдә яшәүчеләр арасында, кабергә (җирләү көнендә) вакытлы истәлек ташы (мөселманнарда агач яисә металл ярымай сурәте белән, керәшен татарларда – хач сурәте белән) кую йоласы барлыкка килә, ул соңрак кабер ташы яисә плитәсе белән алыштырыла. Каберләр өстенә күбрәк кайгы-хәсрәт агачы дип исәпләнүче каен агачы утыртыла.

Казан арты районнарында элегрәк каен агачын хатын-кызлар каберләренә генә утыртканнар, ә ир-атлар җирләнгән каберләргә нарат агачы сайланган.

Каберләрне матәм такыялары, чәчәк түтәлләре белән бизәү – татарлар көнкүрешендә чагыштырмача яңа күренеш.

Дини бәйрәмнәр вакытында зиратка барып туганнарны һәм барлык әрвахларны догалар укып искә алу элек-электән килгән йола. «Зиярәт кылу» дип аталган бу йоланы мөселманнар Корбан бәйрәме, Ураза бәйрәме көннәрендә, керәшен татарлар Пасха һәм Покров бәйрәмнәре алдыннан үтиләр.

Әдәбият

Уразманова Р.К. Семейные обычаи и обряды // Татары. М., 2001.

Автор – Ф.Ф.Гулова