Мәхәлләнең дини, административ-хуҗалык, мәдәни-агарту мәсьәләләрен башкара. Гминада югары хакимият гомуми җыен кулында була, ул елга бер тапкыр чакырыла. Анда идарә сайлап куела (составына рухани һәм дөньяви затлар керә, 1936 елдан — бары рухани-имамнар).

Польша-Литва мөселманнары гминасы турыдан-туры Польша-Литва татарлары мөфтиятенә буйсына. 1936 елда мөфтият карары белән идарәләр бетерелә, аларның вәкаләтләре имамнар кулына күчә. Һәрбер гминаның үз фонды була, ул мәчетләр, мәхәллә йортлары, мәктәпләр төзү һәм төзекләндерүгә, зиратларны карап тотуга, мәхәллә фәкыйрьләренә ярдәм итүгә тотыла.

1939 елга кадәр 19 Польша-Литва мөселманнары гминасы яшәп килә, аларның 9 ы Новогрудский, 2 се — Белостокский воеводалыкларында, берсе Варшавада була.

Автор — Я.Я.Гришин