Эчтәлек

Мөхәммәд пәйгамбәр Мәккәдән Мәдинәгә күчкәнче, аның дини-иҗтимагый эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килә (622).

Коръәннең Мәдинә дәвере сүрәләрендә (622–632) Мәдинә шәһәрендә яшәүче барлык мөселманнар һәм яһүдиләр җәмәгате әгъзалары — өммә дип бәян ителә. Әлеге атама Мөхәммәд пәйгамбәр исән чагында ук барлык Гарәбстан халкын күз алдында тоткан.

Соңрак, ислам тантанасы өчен көрәш җәелдерелгәч (VII йөз уртасы — IX йөз башы) һәм буйсындырылган халыкларның ислам динен кабул итүе башлангач, «өммә» атамасы мөселманнар бергәлеген белдергән.

Мөселман илләрендә милли гражданлык турындагы күзаллаулар XIX йөз ахырында барлыкка килә һәм «өммә» төшенчәсе «халык», «милләт» төшенчәләре белән тиңдәш мәгънәгә ия була.

Панисламизм һәм панарабизм дини-сәяси идеологияләрдә «ислам өммәсе» — «гарәб милләте» дигән төшенчә яши.

Татарларда «өммә» атамасы мөселман җәмәгатен аңлату өчен кулланыла.

Әдәбият

Ислам: Энцикл. словарь. М., 1991.