Биографиясе

1847 елның 8 августы, Мәскәү – 1916 елның 4 феврале, Казан.

Руханилар гаиләсеннән.

Киев руханилар семинариясен (1867), Киев руханилар академиясен (1871) тәмамлый.

1871–1873 елларда руханилар карамагындагы Киев кызлар училищесендә – география, бер үк вакытта Киев руханилар семинариясендә гражданнар тарихын укыта.

1873–1911 елларда Казан руханилар академиясендә: чиркәү-тарих бүлегенең борынгы чиркәү тарихы кафедрасы приват-доценты, доценты (1884 елга кадәр), яһүд теле һәм Библия археологиясе кафедрасы доценты, профессоры (1884–1911).

1872 елда зур күләмле кереш белән Киев митрополиясенең Мәскәү патриархатына буйсынуы турындагы тикшеренүләрдән торган XVII йөз истәлеге – «Икона»ны бастырып чыгара («Архив Юго-Западной России», Киев, 1872, ч.1, т.5), шуның өчен 1873 елда православие теологиясе магистры дәрәҗәсен алуга ирешә.

Абыйсы Филипп Алексеевич белән берлектә язылган «Христианлыкның беренче өч гасыры» («Три первые века христианства», Киев, 1878) хезмәте өчен сафсата таратуда гаепләнә һәм, протестантлыкка теләктәшлектә шикләнелеп, яшерен күзәтү астына алына; абыйсы Киев руханилар академиясеннән һәм Киев университетыннан куыла (тиздән вафат була). Терновскийны Казан архиепискобы Палладий яклап чыга.

Терновский 1885–1889 елларда, 1897–1904 елларда һәм 1907–1913 елларда «Православный собеседник» академик журналында редакция эшләре бүлеге мөдире, мөхәррир булып эшли.

1893–1894 елларда Иерусалимда фәнни командировкада була, «Библия археологиясенең кыскача очеркы» («Краткий очерк библийской археологии», М., 1896) хезмәте шуның нәтиҗәсе.

Киев Елъязмачы Нестор тарих җәмгыятенең һәм Киев археография комиссиясенең хакыйкый әгъзасы (1872), Казан (1911) һәм Киев (1915) руханилар академияләренең шәрәфле әгъзасы.

Фәләстыйн җәмгыятенең гомерлек хакыйкый әгъзасы (1902).

Хезмәтләре чиркәү тарихына һәм Библия археологиясенә карый.

Бүләкләре

2 нче һәм 3 нче дәрәҗә Изге Анна, 4 нче дәрәҗә Изге Владимир, 1, 2, 3 нче дәрәҗә Изге Станислав орденнары белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Русская и иностранная библиография по истории Византийской церкви IV–IX веков. Киев, 1885.

Праздник кущей у евреев. Казань, 1890.

Историческая записка о состоянии Казанской духовной академии после её преобразования. 1870–1892. Казань, 1892.

Әдәбият

Полянский Е.Я. Профессор Сергей Алексеевич Терновский. Казань, 1916.

Автор – М.З.Хәбибуллин