Биографиясе

1822 яисә 1824 ел, Тверь губернасы Фёдоров авылы – 1871 елның 2 апреле, Переяславль-Залесский шәһәре.

1846 елда Мәскәү руханилар академиясен тәмамлый, монахлыкка керә һәм шунда ук эшли, профессор (1852). 

1854 елдан Казан руханилар академиясе профессор һәм инспекторы (1855–1858); студентлар арасында зур абруй казана.

А.П.Щапов, П.В.Знаменский һ.б. үзләрен Бухаревның шәкертләре дип санаган.

1858–1863 елда Санкт-Петербургта дини цензура комитетында эшли.

Фәнни эшчәнлеге

«Хисап көне»н өйрәнү» («Исследование «Апокалипсиса») трактатын бастыру тыелганнан соң (Бухарев аны үзенең төп хезмәте дип саный), монахлыктан ваз кичә (1863).

Үз хезмәтләрендә Бухарев төп игътибарны Гайсанең кешелек сыйфатларына юнәлтә, рухи һәм матди башлангычларны бер-берсенә каршы куюны инкарь итә, дини гыйлем белән беррәттән дөньяви белем бирүне яклап чыга. Дин галимнәре арасыннан беренчеләрдән булып дөньяви мәдәниятнең күп кенә казанышларына – Н.В.Гоголь, А.С.Пушкин иҗатына, Ф.М.Достоевскийның беренче романнарына һ.б. чиркәү күзлегеннән бәя бирә. Аның күп кенә идеяләре консерватив руханилар тарафыннан кире кагыла.

Бухарев хезмәтләре Россиядә дин гыйлеме, дини фәлсәфә үсешенә зур йогынты ясый. (В.С.Соловьев, С.Н.Трубецкой, В.И.Несмелов). Алар 1905 елдан соң гына киң җәмәгатьчелеккә барып ирешә.

Хезмәтләре

О православии в отношении к современности. СПб., 1860.

Три письма к Н.В.Гоголю, писанные в 1848. СПб., 1861.

О современных духовных потребностях и жизни, особенно русской. М., 1865.

Исследование «Апокалипсиса». Сергиев Посад, 1916.

О духовных потребностях жизни. М.,1991.

Әдәбият

Знаменский П.В. Богословская полемика 1860-х годов об отношении православия к современной жизни. Казань, 1906.

Флоровский Г.В. Пути русского богословия. Париж, 1981.

Розанов В.В. Около церковных стен. М., 1995.

Архимандрит Феодор (А.М.Бухарев): pro et contra. Личность и творчество Феодора (Бухарева) в оценке русских мыслителей и исследователей. СПб., 1997.