Биографиясе

1742 ел, Пермь губернасы, Көңгер өязе Молебский авылы – 1818 елның 21 мае, Новгород шәһәре.

Троица-Сергий лаврасы руханилар семинариясен тәмамлаганнан соң (1767), монахлык кабул итә. 1771 елдан Мәскәү руханилар академиясендә укытучы, 1774 елдан ректор, 1778 елдан – Севск, 1781 елдан Крутицк епискобы. 1785–1799 елларда Казан һәм Сембер, 1799 елдан Петербург архиепискобы, 1801 елдан Новгород митрополиты.

Амвросий вакытында Казан руханилар семинариясе Руханилар академиясе итеп үзгәртелә (1798), яңа чукындырылганнар мәктәбе эшчәнлеге активлаштырыла.

Хезмәтләре

Руководство к чтению Священного Писания Ветхого и Нового завета. СПб., 1779.

Әдәбият

Харлампович К.В. Материалы для истории Казанской духовной семинарии в XVIII веке. Казань, 1903.