Якынча 4500 төре билгеле, күбесе – диңгез (литоральдән абиссальгә кадәр), бентос (шул исәптән грунтта казынучылар) һәм планктон формалар. Төче су формалары арасында эндемик янъйөзәрләргә аеруча Байкал күле бай – 240 төр.

Татарстан территориясендә төче су югары төзелешле кыслалар арасында төрләр саны буенча янъйөзәрләр 1 нче урынны били; аларның күпчелеге: 7 төр – гаммаридлар (Gammaridae), бер төре корофиидлар (Corophiidae) семьялыкларына карый. Зур Куйбышев (6 төр) һәм Түбән Кама (4 төр) сусаклагычларында яшиләр (иң киң таралганнары – Dikerogammarus haemobaphes Eichw. һәм Pontogammarus obesus Sars.). Бары тик бер гаммарид төре (Rivulogammarus pulex L.) генә күл һәм буаларда очрый.

Гаммаридларның гәүдәсе ян-яктан, ә корофиидлар (Corophium curvispinum Sars.) вәкиленең гәүдәсе өстән аска таба кысылган. Озынлыгы 1-2 см. Башы тоташып үскән 5 баш һәм 1 күкрәк сегментларыннан тора, утырма күзләр һәм 2 пар антенналар (мыекчалар) бар. Күкрәге 7 буынтыктан тора, аларның һәркайсы берәр пар очлык: беренче 2 се – тоту (кыскычлар белән), соңгы 5 се – йөрү очлыклары. Ана затларның күкрәгендә оя камерасы урнашкан. Корсак өлеше һәрберсе ике тармаклы: өч – алгы йөзә һәм өч – арткы сикерә торган аяклы 6 буынтыктан тора. Корсагының соңгы буынтыгы артында зур булмаган пластинка – тельсон урнашкан.

«Янъйөзәрләр» бик үк төгәл исем түгел – ян белән алар бары тик сай сулыкларда гына йөзәләр. Һәртөрле азык белән туеналар.

Күп кенә балыкларның азыгы булып торалар, шул сәбәпле климатка яраклаштыру өчен перспективалы.

Күл янъйөзәре