Бүксәсенең озынлыгы 300 мм га кадәр, канатлары – 24 мм. Бик сүлпән оча. Канатлары бертигез, сабакчасыман нигезле һәм сирәк сеңерчәле; тыныч халәттә бүксә өстеннән күтәрелеп торалар. Бүксәсе кара бизәкле зәңгәр, коңгырт, аксыл-кызыл, яшькелт төстә.

700 гә якын төре билгеле, күбесенчә тропикларда таралганнар; Россиядә якынча 40, Татарстан территориясендә 5 төре билгеле. Агымсыз сулык ярлары буенда очрый. Вак бөҗәкләр, күбесенчә икеканатлылар белән туеналар. Ана зат үсемлекләрнең су асты өлешләренә күкәй сала. Личинкаларының бүксәләре ахырында саңаклары бар, йөзгән вакытта алар койрык йөзгече буларак файдаланылалар.

Татарстан территориясендә гади ук (Agrion hastulatum) һәм ук-кыз (Coenagrion puella) аеруча еш очрый.