Дөнья фаунасында 2 меңнән артык төр исәпләнелә, БДБ илләрендә 50 дән артык, Татарстан территориясендә 4 төре теркәлгән.

Башка турыканатлылардан нечкә туры, очында сөңгесыман киңәйгән күкәй салгыч (ата затларда) булуы белән аерыла (аючикерткәләрдә күкәй салгыч юк). Аяклары 3 буынлы, сыгылмалы озын церкалары бар. Тыныч халәттә канат өслекләре аркасына ятып тора. Җир өслегендә яки өннәрдә, шулай ук җылы биналарда яшиләр.

Татарстан территориясендә өй чикерткәсе (Acheta domestica) таралган.

Гәүдәсе — 16–20 мм, күкәй салгычы 11–15 мм озынлыкта. Икмәк валчыклары, башка азык-төлек калдыклары белән туена, ачык һавада да яши. Далаланган участокларда бик сирәк булса да кыр чикерткәсе (Melanogryllus compestris) очрый.

Өй чикерткәләренә шулай ук, гадәттә, сулыклар янында яшәүче аючикерткәләрне дә кертәләр. Аларның беренче пар аяклары казырга җайлашкан һәм сукыр тычкан аякларына бик охшаш (аючикерткәнең лат. исеме — Gryllotalpa чикерткә-сукыр тычкан дип тәрҗемә ителә). Йорт яны участокларында аючикерткәләр культуралы үсемлекләрнең тамыр һәм бүлбеләрен зарарлап, зур зыян салырга мөмкин.