10 га якын төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача поясында таралганнар.

ТР территориясендә бер төре – агулы су балтырганы (C. virosa) бар. Барлык районнарда да очрый. Сазлыклы болыннарда, торфлы һәм күрәнле сазлыкларда, кечкенә култык буйларында үсә.

60-120 см биеклектәге үсемлек. Тамырчасы вертикаль, камераларында аркылы бусагалар белән бүленгән. Сабагы куыш, туры, кабыргалы. Яфраклары икешәр яки өчәр каурыйсыман. Чәчәкләре вак, ак, катлаулы чатырга җыйналган. Җимеше – яссы кабыргалы йомры ике орлыкча. Июнь-августта чәчәк ата. Күбесенчә орлыктан үрчи.

Үсемлекнең барлык өлешләрендә цикутотоксин – сумалалы матдә бар, ул исә йорт хайваннарында һәм кешедә көчле, еш кына үлемгә китерүче (буылып үләләр) агулану китереп чыгара.