750 ыруг һәм якынча 35 мең төрне берләштерә, бөтен Җир шарында, башлыча, дымлы тропик урманнарда таралган.

Татарстан территориясендә – 19 ыруг, 30 төр бар.

Тамырлары еш кына бүлбесыман калын. Яфраклары чиратлашкан, бөтен, җиңсәле яки сабакны уратып алганнар. Чәчәкләре ике җенесле, дөрес булмаган формада, башак һәм чук чәчәк төркемендә. Чәчәк тирәлеге ачык, хуш исле, ике катлы, нектарлыгы һәм чыгынтысы бар. Түбәнге таҗ яфрагы («ирен» дип йөртелүче) катлаулы төзелешле, бөҗәкләр өчен «утыру мәйданы» хасил итеп, гадәттә, чәчәктән чыга. Һәрбер чәчәктә берәр серкәч. Җимеше – вак орлыклы бер оялы тартмачык.

Сәхләбчәләр бик акрын, фәкать үсемлек белән симбиоз хасил итүче билгеле бер гөмбәләр булганда гына үсәләр.

Оялаш уты, каекчәчәк, иренләч ут хлорофилсыз үсемлекләр.

Төертамыр, бармактамыр, төн миләүшәсе, шәрә бизлек һәм башкаларның киптерелгән тамырчаларыннан медицинада кулланыла торган салеп алалар.

Башмакчәчәк, иренләч ут, күке яше, листера уты һәм башкалар – декоратив үсемлекләр.

25 төре ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).