Эчтәлек

Якынча 20 төре билгеле; Европа, Азия, Африка, Америка, Австралиядә таралган. Диңгез һәм елга яр буйларында дымлы туфракларда үсә. Исле сельдерейның (A. graveolens) – икееллык (сирәгрәк берьеллык) өч төрле төре культуралаштырыла: яфраклы сельдерей (өзелә торган), саплы сельдерей (салат өчен), тамырчалы сельдерей.

Вегетация чоры беренче елда 80–150, икенче елда 80–110 көн. Салкынга чыдам: шытымнары – 4°C ка кадәр, зур үсентеләре – 7°C ка кадәр кырауларга чыдам. Беренче елны тармаклы тамырлар яисә тамыразык һәм яфраклары (барлык төрләренең дә төксез, ялтыравыклы), икенче елны — сабаклары (туры, буразналы, тырнаклы, 30–100 см биеклектә) һәм вак ак чәчәкле чәчәк оешмасы (катлаулы чатыр) барлыкка килә. Җимеше — ике орлыклы. Орлыклары вак, кабыргалы, озынча, соры яисә коңгырт-көрән; кабыгында тиз әче тәм керә торган эфир майлары күп, шуның нәтиҗәсендә тишелүчәнлеге кими. Уңдырышлы туфракларда үсентеләр юлы белән үстерелә.

ТРда тамыразыклы сельдерейның «Яблочный раннеспелый» сорты (уңышы 1 га дан 250–300 ц) чәчәргә рөхсәт ителгән. Яфраклары, саплы яфраклары һәм тамырчалары кулинариядә, консервлау сәнәгатендә, орлыкларыннан алынган эфир майлары фармацевтикада кулланыла. Сельдерей тонусны күтәрү үзлегенә ия, яфраклары С витаминына бай.

Нигездә, бакча, йорт яны участокларында үстерелә.

Әдәбият      

Справочник по овощеводству. Л., 1982.

Автор – Р.Ә.Әсретдинова