Эчтәлек

Бу күренештә серле һәм куркыныч мәгънә яшеренгән дип санала.

Ул чирләр һәм бәхетсезлекләр билгесе булып тора. Төрки мифологиядә Ай һәм Кояш тотылу сюжеты Алтай халыклары риваятьләрендә очрый торган Җилбегән аҗдаһа белән бәйле. Хакас халкында ул аеруча төгәл бәян ителгән: Җир шарының нәкъ уртасында Субур (Сюбюр) тавы бар, аның тирәсендә Кояш һәм Ай әйләнә. Күп башлы Җилбегән аларны йотса, бөтен җирне караңгылык каплап ала.

Татарларда һәм башкортларда күктәге йолдызларның тотылуы турындагы борынгы күзаллаулар бары «Ай тотыла» һәм «Кояш тотыла» кебек сүзтезмәләрдә генә сакланып калган.

Н.Исәнбәтнең «Татар халык табышмаклары» (Казан, 1970) китабында кара болыт, яңгыр һәм җир турында табышмаклар китерелә. Анда Албасты күктәге йолдызларны йотучы ролен үти.

Татар фольклоры һәм әдәбияты әсәрләрендә кояш һәм ай тотылу сюжеты үзенең борынгы мәгънәсендә дә (шом, хәвеф символы, бәхетсезлек билгесе), геройның рухи халәтен чагылдыру өчен дә кулланыла.

Әдәбият

Бутанаев В.Я. Божества и поэзия шаманизма // Катанов Н.Ф. Шаманские песнопения сибирских тюрков. Москва, 1996;

Тресиддер Д. Словарь символов. Москва, 1999;

Татар халык иҗаты: Табышмаклар. Казань, 1977.

Автор – Ф.И.Урманчеев