25 тән артык төре билгеле.

ТР территориясендә 3 төре: үзгәрүчән саз йолдызы (C. polymorpha), ике җенесле саз йолдызы (C. hermaphroditica), гади саз йолдызы (C. palustris) бар. Сазлыкларда, кечкенә култык, инеш, буа һәм күлләрдә очрыйлар, куаклыклар хасил итәләр.

3–50 см биеклектәге үсемлекләр, тулысы белән суга күмелгәннәр яки су өслегендә йөзәләр. Яфраклары ачык яшел, каршыдаш, яфрак таралгысында урнашканнар. Йөзүче яфрак таралгылары күп нурлы матур йолдызчыкны хәтерләтә. Чәчәкләре вак, 1–2 шәр яфрак куентыгында урнашкан, су өстенә чыгып торалар. Җимеше – дүрт чикләвекчек. Майдан көзгә кадәр чәчәк ата.

Саз йолдызы куаклыгы вак умырткасызлар өчен качу урыны, балыклар азыгы һәм шунлыктан балык хуҗалыгында әһәмияте зур.