8 төре билгеле. Европа һәм Азиядә таралганнар.

ТР территориясендә бер төре — соры очкылык үләне (B. incana) бар; республиканың бөтен территориясендә таралган. Коры тау битләрендә, юл буйларында, шулай ук чүп үләне буларак чәчүлекләрдә үсә.

20–50 см биеклектәге соргылт төстәге икееллык үсемлек, йолдызсыман төкчәләр белән капланган. Тамыры — үзәк. Сабагы туры, ботаклы. Яфраклары бөтен, чиратлашкан, чит-читләре вак тешле. Чәчәкләре вак, ак төстә, куе башчалы чукка җыйналаган. Җимешләре — ике капкачлы, озынча түгәрәк, кузак, йөнтәс-йомшак. Орлыклары — яссы, көрән. Май–сентябрьдә чәчәк ата. Орлыктан үрчи (бер үсемлек 1,5 меңгә кадәр орлык бирә, шыту сәләтен туфракта берничә ел саклый).

Үсемлектә органик кислоталар, алкалоидлар, флавоноид, кумарин, дуплау матдәләре, майлар бар.

Халык медицинасында үлән төнәтмәсе ялкынсынуга каршы чара буларак кулланыла.

Баллы үсемлек.

Соргылт-яшел очкылык үләне