20 ләп төре билгеле, күбесенчә Җир шарының уртача һәм салкын поясларында киң таралган.

ТРда бер төре – дарулы бизгәк үләне (G. officinalis) Казан шәһәре, Яшел Үзән, Әгерҗе, Спас, Түбән Кама, Минзәлә районнары территориясендә очрый. Дымлы болыннарда куак араларында, сирәк кенә елга тугае сулыкларында үсә.

15-60 см озынлыктагы үсемлек; тамырчасы шуышма, буынтыклы, кабырчык белән капланган. Сабагы туры, гади яки ботаклы, өске өлеше дүрт кырлы. Яфраклары каршыдаш, ланцетсыман, очлы, утырма. Чәчәкләре ялгыз, куыш, чәчәк сабы нечкә озын. Таҗы ак яки алсу, бөтен яки җиңелчә уелган өске иренчәле. Җимеше – күп санлы орлыклы, очлы, көрән-күксел тартмачык. Май ахырыннан көзгә кадәр чәчәк ата, июльдән җимеш бирә. Орлыклардан һәм вегетатив юл белән үрчи.

Агулы.

Үсемлекнең җир өстендәге өлешендә гликозидлар, сапониннар, дуплау матдәләре һәм алма кислотасы бар.

Халык медицинасында эч йомшарту һәм бәвел кудыру өчен, шулай ук бавыр һәм талак, хроник тире авыруларын дәвалауда файдаланыла.