100 ләп төре билгеле, Европада һәм Азиядә киң таралган.

ТРда 2 төре – берьеллык бака кабырчыгы (S. annuum) һәм кискеч бака кабырчыгы (S. libanotis) республиканың барлык төбәкләрендә дә очрый. Куак араларында, болыннарда, сөзәклекләрдә, елга буйларында үсә.

Ике һәм күпьеллык үсемлекләрнең озынлыгы 30-100 см. Тамыры баусыман, юан. Сабагы цилиндрсыман, очына кадәр яфраклы. Яфраклары күгелҗем-яшел, өч катлы каурыйсыман. Чәчәкләре ак, таҗ яфракчыклары кайвакыт шәмәхә төстәге сеңерчәле, катлаулы чатырда урнашкан. Җимеше – салынкы җимешчек. Июнь-август айларында чәчәк ата. Орлыктан үрчи.

Берьеллык бака кабырчыгы халык медицинасында кулланыла. Тамырларында кумарин, хинон; яфракларында һәм чәчәкләрендә флавоноидлар бар. Үлән төнәтмәсе бәвел кудыру һәм яра төзәтү өчен, яңа гына алынган тамырлары дерматозлар вакытында файдаланыла.

Кискеч бака кабырчыгы – терлек азыгы, баллы, эфир майларына бай үсемлек.

Кискеч бака кабырчыгы