Себеркәчле амарант (А. paniculatus), койрыклы амарант (А. caudatus) үстерелә. Килеп чыгышы Мексикадан, анда борынгы заманнардан бирле туклану һәм терлек азыгы буларак игелгән.

Аксымга бай һәм мул уңыш бирә торган азык культурасы. ТРда 1990 елдан игелә; чәчү өчен «Стерх» сорты рөхсәт ителгән (1992).

Яшел массасында аксым күп, шикәр аз һәм, гадәттә, кукуруз белән бергә генә силослана. Мөгезле эре терлек һәм дуңгызлар өчен яхшы азык санала. Майның икенче яртысында, туфрак 10-12°C ка кадәр җылынгач, СО-4,2 яшелчә чәчкече ярдәмендә киң рәтле ысул белән чәчелә. Чәчү нормасы – 0,8-1 кг/га, орлыкны туфракка күмдерү тирәнлеге 1,5-2 см. Практикада амарантны кукуруз белән буй-буй аралаштырып чәчү кулланыла. Яшел массаның уңышы гектарыннан 500 ц га җитәргә мөмкин.