Составында CaO (32,5%), балчык һәм органик матдәләр катнашмасы, вак ком бөртекләре һәм башкалар бар.

Кристаллар (гадәттә, шакмак рәвешендә), кристалл друзалары, юка-кристаллик, бөртексыман (алебастр) һәм җепсел (селенит) агрегатлар рәвешендә очрый. Төсе ак, төссез, соры, көрән һәм башкалар. Пыяласыман ялтырый, перламутрлы, ефәксыман. Катылыгы 1,5-2. Төрле юнәлештә катылыгы үзгәрүчән. Уалучан. Тыгызлыгы 2,3 г/см3. Эрү температурасы 1450°C. Суда аз эри, NaCl катнаш суда эрүчәнлеге 3,5 тапкыр арта.

Төрләре: селенит (ай ташы, үтә күренмәле, параллель җепселле, ефәксыман шома), гипс шпаты (эре кристаллы), алебастр (кар кебек ак, вак бөртекле гипс), «Мария пыяласы» һәм башкалар.

Декоратив төрләренең чыганаклары Архангельск өлкәсендә, Уралда һәм башка территорияләрдә бар.

Вак-төяк әйберләр ясауда һәм оптикада (гипс шпаты) кулланыла.