Боровецкий корабль урманнары исеме белән мәгълүм.

Урман-дала зонасына тоташучы көньяк тайга тибындагы уникаль урман массивы. Себер ак чыршысы ареалының Кама аръягына күчкән урыны. Мәйданы 9539 га.

Урман массивының шактый өлеше Кама елгасы үзәненең сулъяк ярындагы комсу һәм комсыл утырмалардан ясалган беренчел һәм урта дүртенчел террассалары тигезлекләрен били.

Нарат урманнары күпчелекне тәшкил итә: караңгы ылыслы (ак чыршы, чыршы) һәм киң яфраклы (имән, юкә) токымнар катнаш куаклы-мүкле наратлыклар; 2 нче яруста имән катнаш наратлыклар, биредә чикләвек куагы, кара җиләк, кызыл бөрлегән, кыяклылар һәм яшел мүкле үлән капламы яхшы үскән.

Ак чыршы һәм имән булуга территориянең геологик төзелеше – бай минераль составлы һәм шактый югары дәрәҗәдә дым тоткарлау үзлегенә ия Пермь системасының карбонат комташлары, комсыл балчык һәм балчыкларның җир өслегенә якын ятуы сәбәпче.

Иңкүлекләрдә, аеруча урман массивының үзәк өлешендә, балчыксыл туфракларда катлаулы акчыршылыклар формалашкан. Алар Идел-Кама буе ак чыршы урманнарының төп тибын тәшкил итә, күп төрле көньяк тайга һәм урман-дала үсемлекләренең аеруча тулы флористик составын берләштерә.

Бу ак чыршылыкларның аерым участоклары 1972 елда ТРның табигать истәлеге булып билгеләнә. 1991 елдан «Түбән Кама» милли паркына карый. 

Ак чыршылы урман типларының 3 төркемен аерып йөртәләр: куаклы-кымызлыклы-яшел мүклеләр, аларда исә ак чыршы 2 нче яруста (1 нче яруста нарат) үсә; катнаш – юкәле һәм чикләвек куаклылар, биредә исә ак чыршы, имән һәм юкә катнаш урманнар хасил итә. Бу урманнарның үлән капламында үсемлекләрнең тайга (кымызлык, сөңгесыман какалия, тамырчалы күрән, май чәчәге, каеш яфрак, күләгә миләүшәсе), киң яфраклы урман (болын наратбашы, Европа тайтоягы, гаҗәеп миләүшә) һәм якты урманнарда урман-дала (зару кәстерәсе, төньяк йогырты, каурыйсыман кыска сабак) төрләре үсә. Мүкле урман төрләре белән яхшы үскән мүк капламы хас.

Фаунасы тайга һәм дала төрләре белән катнаш. Кыр тычканы, борындык, дала чуар тычканы, саңгырау күке, күк карга, һөдһөдләр; 1949 елда Алтайдан тиен – телеутка кертелә. Кама елгасы тугаена тоташучы участокларда имәнлек чыпчыгы, сары аркалы һәм сары башлы чәперчекләр, кара миләш чыпчыгы, чуар сандугач, урман күгәрчене; гади кара елан; җир-су хайваннарыннан – үлән бакасы, сасы бака, сулыкларда күл һәм буа бакасы яши.