Минзәлә елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 31 км. Бассейнының мәйданы 279 км2. Минзәлә районы территориясеннән ага. Елга башы Казиле авылыннан 2 км көньяктарак, тамагы Балтай авылыннан 4,5 км төньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 185 м, тамагыныкы – 65 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 15%.

Елганың 1,9 дан 13,4 км га кадәр озынлыктагы 8 кушылдыгы бар. Аеруча зурлары: Буклы (13,4 км), Борылык (11,9 км) – сул кушылдыклар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,43 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы, җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 111 мм, ташу агымы катламы 90 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,2 м3/с.

Суы язын каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральшәшүе язын 300-400 мг/л, кышын һәм җәен 400-500 мг/л.

Елгада суының күләме 0,7 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.