Сөн елгасының (Агыйдел елгасы бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 27,3 км, бассейнының мәйданы 192 км2. Елга башы Мөслим районы Уразмәт Чишмәсе авылыннан көньяк-көнбатыштарак, тамагы Актаныш районы Иске Байсар авылының көньяк-көнбатыш чигендә. Елга башының абсолют биеклеге 200 м, тамагыныкы – 75 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 15%.

Сикиянең 5,3 тән 19,4 км га кадәр озынлыктагы 3 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,33 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 75 мм, ташу агымы катламы 66 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,06 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 500-700 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Сикия бассейнында суының гомуми күләме 6,2 млн м3 булган 4 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.