Минзәлә елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 14,3 км, бассейнының мәйданы 74,2 км2. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы буйлап ага. Елга башы урман массивында, Әлмәт районы Бикәсаз авылыннан 2,5 км көнбатыштарак, тамагы Сарман районы Ләшәү-Тамак авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 270 м, тамагыныкы – 150 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 30%.

Салкынсуның 0,4 тән 5,3 км га кадәр озынлыктагы 6 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,34 км/км2. Туенуы катнаш, өчтән ике өлеше кар сулары исәбенә туры килә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,25-0,5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 77 мм, ташу агымы катламы 50 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,07 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 400-500 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан артык.

Салкынсу бассейнында суның гомуми күләме 0,4 млн м3 булган 3 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.