Шушма елгасының (Вятка елгасы бассейны) сул кушылдыгы. Озынлыгы 13,4 км, ТР чикләрендә — 8 км чамасы. Бассейнының мәйданы 47,4 км2.

Елга башы Мари Республикасында, урман массивында, тамагы Арча районы Үгез Елга авылыннан көнчыгыштарак. Елга башының абс. биеклеге 170 м, тамагыныкы — 106 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 35%.

Нысының 0,4 км озынлыктагы кушылдыгы бар.

Елга челтәренең тыгызлыгы 0,29 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5–1 л/с·км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Еллык агымның 90% ка якыны язгы ташу чорына туры килә. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 135 мм, ташу агымы катламы 120 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,025 м3/с.

Суы язын чагыштырмача каты (3–6 мг-экв/л), җәен һәм кышын бик каты (12–20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100–300 мг/л, кышын һәм җәен 700–1000 мг/л.

Елгада суның күләме 0,7 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен кулланыла.