Тойманың уң кушылдыгы.

Озынлыгы 31,2 км, ТР чикләрендә 14 км. Бассейнының мәйданы 318,6 км2. Менделеев районында, Можга калкулыгыннан ага. Елга башы Удмурт Республикасы территориясендә, тамагы Кураково авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 200 м, тамагыныкы – 72 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы күләме 23%.

Буҗай елгасының 1,2 дән алып 22,4 км га кадәр озынлыктагы 11 кушылдыгы бар, иң зурысы – Ерыкса елгасы (уң кушылдык). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,43 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,1 л/с·км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 141 мм, ташу агымы катламы 117 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче декадасында башлана. Буҗай елгасы ноябрьнең беренче көннәрендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,26 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Су ресурслары сугару өчен кулланыла.