- РУС
- ТАТ
Кичүнең уң кушылдыгы (Чишмә елгасы бассейны).
Озынлыгы 10 км, бассейнының мәйданы 70,2 км2. Әлмәт районы территориясеннән ага. Елга башы Бота авылыннан 3 км төньяктарак, тамагы Илтән-Бота авылыннан 2 км төньяк-көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 217 м, тамагыныкы – 100 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 37%.
Бота елгасының 1,9 һәм 5,2 км озынлыктагы 2 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,55 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 1,11-3 л/с·км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлы. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 99 мм, ташу агымы катламы 67 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Ноябрьнең беренче көннәрендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,077 м3/с.
Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.