Каргалы елгасының (Чишмә елгасы бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 19,9 км, бассейнының мәйданы 90,5 км2. Чистай районы территориясеннән ага. Елга башы Татар Сарсазы авылыннан 2 км көнбатыштарак, тамагы Исләй авылыннан төньяк-көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 150 м, тамагыныкы – 66 м. Су җыелу территориясендә асылда урманнар очрамый диярлек.

Артъелганың 2,3 тән алып 6,7 км га кадәр озынлыктагы 3 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,39 км/км2.

Туклануы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,1-0,2 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 109 мм, ташу агымы катламы 106 мм. Язгы ташу, кагыйдә буларак, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга, гадәттә, ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,009м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л (тамагында 300-400 мг/л га кадәр), кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Елгада гомуми күләме 102 мең м3 булган буа бар.

Су ресурслары сугару өчен кулланыла.