Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
Кайбыч районы Каргалы авылыннан төньякта урнашкан.
Су өслегенең мәйданы 1,6 га. Күләме 66 мең м3. Озынлыгы 150 м, иң зур киңлеге 120 м, уртача тирәнлеге 4,1 м.
Күл карст процесслары нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Формасы түгәрәк. Җир асты туенуы тотрыклы.
Суы аз минеральләшкән (121,8 мг/л), йомшак (катылыгы 7,8 мг-экв/л), яшел төстә, иссез.
Күл ләмләнә бара.
ТРның табигать истәлеге (1978).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.