Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
Югары Ослан районының Юмат авылыннан 1,4 км төньяк-көнчыгыштарак, Сөлчә елгасы үзәненең уңъяк сөзәклегендә.
Су өслегенең мәйданы 0,08 га. Су күләме 2 мең м3. Озынлыгы 40 м, киңлеге 35 м, уртача тирәнлеге 2 м га якын, иң зур тирәнлеге 5,2 м.
Күл карст күренешләре нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Формасы түгәрәк. Ярлары калкулы, киң яфраклы урман белән капланган. Җир асты сулары белән туена.
Суы каты (6,7 мг/л), җиңелчә минеральләшкән (11,5 мг/л); җәй көне суы «чәчәк ата».
Күлдә сары төнбоек үсә (ТРның Кызыл китабына кертелгән).
Сулык ял итү максатларында файдаланыла. ТРның табигать истәлеге (1978).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.