- РУС
- ТАТ
1895 елның 20 декабреннән Изге Синод каршындагы Укыту комитеты карары буенча ачыла. Чиркәү мәктәпләре (икееллык гади мәктәпләр) укытучылары әзерләү өчен билгеләнәләр. Чиркәү-приход һәм земство башлангыч мәктәпләрен тәмамлаучылар кабул ителә. Алар өч ел укытыла.
Аз санлы укучыларга белем бирүче уку йортлары; һәрберсендә 10–15 укучы һәм 3 укытучы исәпләнә. Икенче класс мәктәпләр белән приход рухание җитәкчелек итә. 1902 елга кадәр аларның укытылырга тиешле фәннәр исемлеге һәм укыту программалары, төгәл хокукый статусы булмый. 1902 елның 1 апреле карары нигезендә Православие дине ведомствосындагы чиркәү мәктәпләренең укыту программалары раслана: гомуми белем бирүгә рус теле, Ватан тарихы, «табигать күренешләре хакындагы мәгълүматларга бәйле география», «геометрик сызым һәм рәсем» фәннәре кертелә. Дин Канунына (Закон Божий), борынгы славян теленә, чиркәүдә җырлауга зур игътибар бирелә. Махсус фәннәрдән дидактика укытыла, педагогик практика уздырыла. Әҗнәби һәм катнаш икенче класс мәктәпләрендә уку вакыты бер елга озайтыла.
ХХ йөз башында Россиядә 349 икенче класс мәктәпләр була. Хәзерге ТР территориясендә эшләгән икенче класс мәктәпләр: Лаеш өязендә – Бәтке (1897 елда ачыла), Дусмәттә рус-керәшен-удмурт (1896 елда ачыла), Кощаково (1896 елда ачыла, 1899 елга кадәр Кизик монастыренда урнашкан була); Спас өязендә – кыз балалар өчен Надежда (Большие Полянки авылы, 1903 елда ачыла), Памфамировка (Бугровка авылы, 1900 елда ачыла); Чистай өязендә – Саурыш рус-чуаш (1896 елда ачыла); Тәтеш өязендә – кыз балалар өчен Сумароков (1900 елда ачыла); Зөя өязендә – Тәмте (1896 елда ачыла), кыз балалар өчен Юматов (1899 елда ачыла); Сембер губернасының Буа өязендә – чуашлар өчен Хорновар Шигали (1898 елда ачыла).
Гомуми һәм профессиональ әзерлек дәрәҗәсенең түбән булуы, укытучыларның куелган таләпләргә җавап бирмәве нәтиҗәсендә икенче класс мәктәпләр махсус педагогик уку йорты статусын югалтып, гомуми белем бирүче тулы булмаган урта мәктәпләргә әвереләләр, шуларның берничәсендә генә крәстиян балалары укый алган.
1917 елга икенче класс мәктәпләрне Казан губернасында якынча 1,5 мең кеше тәмамлый, чама белән шуларның яртысы укуларын – Казан укытучылар семинариясендә, Порецкий укытучылар семинариясендә, Казан чиркәү-укытучылар мәктәбендә, башкалары педагогик юнәлештә булмаган уку йортларында – дини семинарияләрдә, техник училищеләрдә һ.б.да дәвам итәләр.
Совет хакимиятенең беренче елларында икенче класс мәктәпләр икенче баскыч мәктәпләр итеп үзгәртелә.
Исторический очерк развития церковных школ за истёкшее двадцатипятилетие (1884-1909). СПб., 1910.
Захарьевский П.И. Церковные школы Казанской епархии за 25 лет их существования (1884–1909) // Известия по Казанской епархии. Казань, 1910.
Автор – Е.В.Липаков
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.