Биографиясе

1895 елның 5 декабре, Казан губернасы, Тәтеш кантоны Олы Тормы авылы — 1976 елның 5 феврале, Казан.

Казанда «Касыймия» мәдрәсәсен (1912), Шәрекъ педагогия институтын (1930) тәмамлый.

1912 елдан Бохара, Ташкент, Казанда мәктәп укытучысы булып эшли. Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. 1924–1926 елларда татар-башкорт хәрби командирлар мәктәбендә татар теле һәм хәрби хәзерлек дәресләре укыта.

1927 елдан Казан университетында, 1936 елдан мәктәп укытучысы, бер үк вакытта, 1939 елдан, СССР ФАнең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында һәм Татарстан дәүләт нәшриятында (Татгосиздат).

Фәнни эшчәнлеге

Татар лингвистика терминологиясен эшләүчеләрнең берсе. Хезмәтләре татар теле лексикологиясе, терминологиясе һәм орфографиясенә карый.

Мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен татар теле дәреслекләре авторы. «Татар теленең орфографик сүзлеге»н (1941), «Татар теленең диалектологик сүзлеге»н (1947), «Татарча-русча сүзлек»не (1950) һәм «Русча-татарча сүзлек»не (М., 1966) төзүчеләрнең берсе.

Репрессияләнә (1948); аклана (1956).

Хезмәтләре

Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. К., 1965 (автордаш).

Әдәбият

Әхмәтҗанов М. Телче Касыйм Хәмзин // Гасырлар авазы — Эхо веков. 2009. № 1; 

Шакирзянов М. Учёный, педагог, просветитель (к 100-летию К.Хамзина) // Идель. 1996. № 7–8.                             

Автор — М.Ә.Сәгыйтов