Эчтәлек

Россиядә яшәүче башка милләт кешеләренә белем бирү чаралары турындагы 1870 елның 26 март кагыйдәләре буенча, Казан һәм Симферополь шәһәрләрендә татар укытучылар мәктәпләре турындагы 1872 елның 27 март нигезләмәсе, Россиянең көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгышында яшәүче башка милләт кешеләре өчен башлангыч училищеләр турындагы 1907 елның 1 ноябрь карары буенча эшлиләр.

Укытучылар Казан һәм Уфа татар укытучылар мәктәпләрендә әзерләнә. Училищеләрнең күпчелеге земство һәм шәһәр үзидарә органнары тарафыннан, кайберләре Халык Мәгарифе министрлыгы хисабына финанслана.

Рус-татар училищеләре Казандагы ятим балалар йортларында да  – Юнысовлар ятимханәсендә һәм Фәкыйрь мөселманнарга ярдәм җәмгыятендә эшли.

Уку срогы – 3 ел, рус теле бердәнбер фән була; арифметика, тел белеме, табигать фәннәре буенча белешмәләр уку китабында бирелә. Ислам динен чакырылган муллалар укыта, аларга эш хакын земство һәм шәһәр үзидарә органнары түли.

Беренче рус-татар училищеләре Казанда, Оренбургта, Уфада 1875 елда барлыкка килә. 1905 елга кадәр аларга татар җәмәгатьчелеге ышанып бетми. Кадимче муллалар һәм крәстияннәрнең шактый өлеше бу училищеләр миссионерлык максатларында оештырылган һәм алга таба гомуми христианлаштыру булачак дип куркалар. Җәдитчеләрне рус-татар училищеләре хөкүмәт күзәтүе астында булуы һәм татар теле укытылмау канәгатьләндерми.

Рус-татар училищеләренең барлыкка килүе җәдитчелек таралуга ярдәм итә, сыйныф-дәрес системасының, укырга-язарга өйрәтүдә авазлар алымының, чит телне өйрәнгәндә заманча методиканың нәтиҗәлелеген күрсәтә.

1905 елга Казан уку-укыту округында 31 рус-татар училищесе эшли (ш.и. Казанда – 5, Сембер, Чистай, Тәтеш, Мамадыш, Буа, Малмыжда берәр була), Оренбург уку-укыту округында – якынча 30, калган округларда якынча 20 училище (Түбән Новгород, Пенза, Рязань губерналарында) була.

1905–1907 елгы революциядән соң рус-татар училищеләре челтәре татар җәмәгатьчелегендә ышаныч арту аркасында үсеш ала. 1917 елга Казан губернасында гына да алар 100 дән артык була.

Казан губерна земствосы гомуми башлангыч белем бирү планнары буенча барлык татар авылларында – рус-татар училищеләре, укытучылар әзерләү өчен тагын 3–4 татар укытучылар мәктәбе ачуны планлаштыра. Бу планнарны тормышка ашыруга Беренче бөтендөнья сугышы комачаулый. 1918 елда училищеләрнең күбесе ябыла, кайберләре совет башлангыч мәктәбе итеп үзгәртелә.

Рус-татар училищеләрендә күп кенә атаклы педагоглар, тел белгечләре, җәмәгать эшлеклеләре эшчәнлекләрен башлыйлар: Г.Н.Әхмәров, Г.Х.Еникиев, И.М.Казаков, Г.Ю.Коләхмәтов, М.Х.Корбангалиев, Н.К.Мөхетдинов, М.Г.Мөштәри, Н.С.Надиев, Г.В.Рәфыйков, З.С.Рәхмәтуллин, Г.Ш.Сәйфуллин, М.А.Фазлуллин.

Әдәбият

Махмутова А.Х. Становление светского образования у татар (Борьба вокруг школьного вопроса, 1861–1917). Казань, 1982.