Биографиясе

1942 елның 11 мае, Казан – 2002 елның 7 феврале, шунда ук.

1964 елда Казан университетын тәмамлый, 1965 елдан РФА КГҮнең Органик һәм физик химия институтында эшли.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре ТМР спектроскопиясе ысулларына карый.

Катлаулы молекулалар төзелешен һәм үзлекләрен өйрәнүгә ТМР параметрларының элементорганик кушылмалар структур факторларына бәйлелеге нигезендә комплекслы якын килүне үстерә.

Тимер төркеме парамагнит комплексларының фосфорорганик һәм башкалар кушылмалар молекулалары белән молекулаара тәэсирләшүләрен өйрәнү өчен водород һәм фосфор төшләренең спинлы динамик гетеротөш чишелеше методикасын төзи.

Фосфор төшләренең магнитлы экранлашу һәм спин-спинлы тәэсирләшү константаларының иң якын алмашларының үзлекләренә һәм структур факторларга бәйле үзгәреше закончалыкларын билгели.

Хезмәтләре

Строение 1,2,3-диоксасилафосфацинов в растворе. Экспериментальное и теоретическое исследование // Журнал общей химии. 1999. Т. 69, вып. 7 (автордаш);

Nuclear Magnetic Resonance of the Oxygenation of CD (II) Aculhydrazone Com­plex // Oxidation Communications. 1991. V. 14, № 3-4 (автордаш).