Биографиясе

1937 елның 7 ноябре, Казан – 2010 елның 20 апреле, шунда ук.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1960 ел).

1961–1967 елларда Биләр сорт сынау участогын җитәкли.

1967–2006 елларда ТР Дәүләт сорт сынау хезмәте җитәкчесе.

Фәнни эшчәнлеге

Югары продукцияле сабан бодае, арпа, солы, борчак һәм башка авыл хуҗалыгы культураларының яңа сортларын булдыра (академик Э.Д.Неттевич һәм А.М.Шевченко белән бергәләп).

А.А.Җиһаншин, рәсми дәүләт сынавына кадәр үк, сортларны өйрәнү һәм аларга бәя бирү юлы белән тиз гамәлгә кертү, шулай ук җирле селекциядәге эре бөртекле карабодай сортын тарату эшен башлый.

А.А.Җиһаншин тырышлыгы белән Татарстан Республикасы сыра кайнату өчен арпа җитештерү зонасына кертелә.

Дәүләт бүләге солының киң шартларга яраклашкан һәм югары сыйфатлы яңа сортларын булдырганы һәм үзләштергәне өчен бирелә.