Биографиясе

1943 елның 16 ноябре, Куйбышев өлкәсе Тимәш поселогы – 2001 елның 17 ноябре, Казан.

Казан университетын (1967 ел) һәм аспирантураны (1970 ел) тәмамлагач, шунда ук эшли, 1986 елдан – гомуми тарих, 1991 елдан борынгы заман һәм урта гасырлар тарихы кафедра мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре эллинизм тарихына, антик чор историографиясенә, тарихи процессның методологиясенә һәм фәлсәфәсенә карый.

Хезмәтләре

Международные отношения эллинистических государств в 280–220 гг. до н. э. Казань, 1980;

Периодизация всемирной истории. Казань, 1984 (соавт.);

Древность и её место в историческом процессе. Самара, 1996;

Философия истории: формирование и эволюция основных идей. Самара, 1997.

Әдәбият

Профессора исторического факультета Казанского университета (1939-1999): Биобиблиографический словарь. Казань, 1999.