Биографиясе

1920 елның 30 июле, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе Кәлшәле авылы — 1988 елның 20 июле, Мәскәү.

Куйбышев педагогика институтын тәмамлый (1947).

1938–1942 елларда БАССРның Баймак районы Түбә урта мәктәбендә немец теле укытучысы.

1950 елдан СССР ФАнең Тел белеме институтында (Мәскәү).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре төрки телләр диалектологиясе, лексикасы, морфологик һәм синтаксик төзелеше, тарихына карый. Юлдашев төрки фигыльнең сүз ясагыч һәм сүз төрләндергеч категорияләре — төр (вид), юнәлеш, наклонение, модальлек, заман структурасын һәм семантикасын анализлый; хәл фигыльләрне фигыльнең затланышлы формаларына мөнәсәбәтле тасвирлый. «Төрки телләрнең чагыштырма-тарихи грамматикасы. Фонетика» («Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Фонетика», М., 1984); «Төрки телләрнең чагыштырма-тарихи грамматикасы. Морфология» («Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Морфология», М., 1988) коллектив хезмәтләре мөхәррире һәм автордашы. Фин тюркологы А.Рясяненның «Төрки телләрнең тарихи фонетикасы буенча материаллар» («Материалы по исторической фонетике тюркских языков», М., 1955) китабын тәрҗемә итә.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре     

Аналитические формы глагола в тюркских языках. М., 1965; 

Принципы составления тюркско-русских словарей. М., 1972; 

Соотношение деепричастных и личных форм глагола в тюркских языках. М., 1977.

Әдәбият      

Юдакин А.П. Урало-алтайское (тюрко-монгольское) языкознание: Энцикл. М., 2001.