- РУС
- ТАТ
сәнгать белгече, сәнгать фәннәре докторы (2003), БРның атказанган сәнгать эшлеклесе (2006)
1938 елның 28 июле, Уфа шәһәре – 2018 елның 20 ноябре, шунда ук.
И.Е.Репин исемендәге Ленинград нәкышь, скульптура һәм архитектура институтын тәмамлый (1966).
1966–1970 елларда М.В.Нестеров исемендәге Башкортстан сәнгать музеенда эшли, 1973–1977 елларда Уфа сәнгать училищесендә, Уфа сәнгать институтында, 1977–1983 елларда Уфа нефть институтында укыта, 1983–1989 елларда «Агыйдел» сәнгать берләшмәсендә фәнни консультант, 1995 елдан Уфа икътисад һәм сервис университетында.
Рәссамнар берлеге (1973), РФ сәнгать белгечләре ассоциациясе (1992), Халыкара сәнгать тарихчылары һәм тәнкыйтьчеләре ассоциациясе (Париж, 1994) әгъзасы.
Хәзерге заман Башкортстан рәссамнарының иҗатын, башкорт халык бизәлеш сәнгатен өйрәнүгә зур өлеш кертә. Уфа «Шәрекъ» традицион һәм заманча сәнгать галереясын оештыручыларның берсе һәм директоры (1990). «Александр Тюлькин» (Л., 1975), «Әхмәт Лотфуллин» («Ахмат Лутфуллин», М., 1975), Уфада басылган «Башкорт өе җиһазларында халык традицияләре» («Народные традиции в убранстве башкирского дома», 1983), «Башкортстанның гамәли сәнгате. ХХ йөз» («Декоративное искусство Башкортостана. XX век.», 2006), «Михаил Кузнецов. Нәкышь» («Михаил Кузнецов. Живопись», 2010) һ.б. китаплар авторы.
Хуснутдинова Р. Альмира — искусствовед российской провинции // Рампа. 1998. № 7;
Фенина Э.П. Художники Башкортостана. ХХ век. Уфа, 2002;
Янбухтина А.Г.: Библиогр. указ. Уфа, 1998.
Автор — Г.Ф. Вәлиева-Сөләйманова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.