- РУС
- ТАТ
физиолог, медицина фәннәре докторы (1956), профессор (1959), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1964)
1921 елның 8 апреле, Иркутск шәһәре – 2014 ел.
1943 елда Казан медицина институтын тәмамлый, шунда ук нормаль физиология кафедрасында эшли, 1956–1982 елларда кафедра мөдире, бер үк вакытта 1964–1970 елларда проректор.
1963–1967 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.
Хезмәтләре медиаторларның трофик функцияләренә карый. Медиаторларның эчке әгъзалар һәм тукымалар трофикасын көйләүдә, периферик (нерв-мускул) синапс функциясен көйләү механизмнарында катнашуын, үтә көчле һәм дәвамлы панкреатит, травматик шок, перитонит, ашказаны ярасы вакытында медиаторлар системасының үзгәрешен, адреналин һәм адренохолин-серотонинэргик системаларындагы үзгәрешләрне өйрәнә. Тикшеренү нәтиҗәләре медиатор тибындагы нейрогумораль чараларны физиологик функцияләр бозылуын көйләү максатында куллану мөмкинлеге бирә.
ТР Дәүләт бүләге лауреаты (1995).
Из истории казанской физиологической школы. Казань, 1978 (автордаш).
Медиаторные механизмы регуляции и их коррекция при экстремальных состояниях. Л., 1979.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.