- РУС
- ТАТ
химик, химия фәннәре докторы (1957), профессор (1958), РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1970)
1905 елның 8 ноябре, Казан – 1995 ел, Мәскәү.
1937 елда Химик коралдан саклану хәрби академиясен (Мәскәү) тәмамлый.
1917–1937 елларда Казан химия заводларында эшли.
1937 елдан СССР Фәннәр академиясенең Янучан казылмалар институтында, 1943 елдан Дәүләт Оборона Комитетында, 1945 елдан РСФСР Югары һәм махсус урта белем бирү министрлыгында, 1960–1975 елларда Югары аттестация комиссиясенең гыйльми сәркәтибе.
Бер үк вакытта 1948–1976 елларда Мәскәү физика-техника институтында кафедра мөдире.
Хезмәтләре нефть химиясенә карый. Нефть ятмаларының таралу закончалыкларын ача һәм аларны нәтиҗәле файдалану алымнарын тәкъдим итә. Кыр шартларында бензиннарның октан саннарын билгеләү ысулын һәм приборын эшли. Пешкәкле двигательләрдә мотор ягулыкларының детонациясен, ракета двигательләрендә ягулык яну шартларын тикшерә. Җирдә һәм галәмдә җанлы системаларны ионлаштыручы радиациядән саклау өчен химик кушылмалар синтезлый («Восток» һәм «Луна» космик станцияләрендә кулланыла).
Хезмәт Кызыл Байрагы һәм Почёт билгесе орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Лабораторный практикум по общей химической технологии. М., 1946.
Биологическая активность некоторых аминотиолов и аминосульфидов. М., 1974.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.