Биография

1952 елның 6 декабрендә Пенза өлкәсенең Городище районы Урта Әләзән авылында туган.

Казан ветеринария институтын (хәзер Казан ветеринария медицинасы академиясе) тәмамлаганнан соң (1979), шунда ук ветеринар-санитария экспертизасы кафедрасында эшли, 2004 елдан кафедрасы мөдире, 2002 елдан фәнни эшләр буенча проректор.

Фәнни эшчәнлеге

Фәнни-тикшеренү эшләрендәге төп юнәлешләр: инвазион авырулы авыл хуҗалыгы терлекләренең табигый тотрыклылыгы үсеше һәм гельминтларны чыгарудан соң савыгу процесслары, актив азык кушылмаларын куллану, терлек продукциясенең биологик кыйммәтен билгеләү.

Хезмәтләре

Мероприятия по борьбе с сетариозом крупного рогатого скота для разного типа хозяйств в Республике Татарстан: Рекомендации. Казань, 1999.

Гельминтофауна Республики Татарстан // Ветеринария. 2000. № 1.

Эпизоотические особенности фасциолёза крупного рогатого скота в Республике Татарстан // Ветеринарный врач. 2000. № 3.

Әдәбият

Фролов В.П. Основные этапы развития кафедры ветсанэкспертизы // Казанского ордена Ленина ветеринарный институт им. Н.Э.Баумана. Казань, 1993.

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.). Казань, 2006.