- РУС
- ТАТ
филолог, латин теле-әдәбияты докторы (1906), театр тарихчысы һәм тәнкыйтьчесе
1874 елның 3 июне, Мәскәү – 1944 ел, Одесса шәһәре.
Театр эшлеклеләре гаиләсендә туа.
1894–1898 елларда Петербург тарих-филология институтында күренекле филолог-классик Ф.Ф.Зелинский классында укый.
1902–1904 елларда Царское Село гимназиясендә борынгы телләр укыта.
1902–1903 елларда «Театр и искусство» журналында театр тәнкыйтьчесе буларак эшли, антик чор һәм рус театрлары тарихына караган кайбер мәкаләләре «Филологическое обозрение» журналында басыла (мәсәлән, «Борынгы Рим театры тарихына карата» – «К истории древнеримского театра» һ.б.).
1904–1910 елларда Казан университетында классик филология профессоры, «Казанская газета»ны нәшер итүдә катнаша, 1906 елда «Обновление» газетасы мөхәррире.
Рус театры тарихы өлкәсендә тикшеренүләр алып бара, халык драмасына, Д.И.Фонвизин, А.П.Сумароков, П.А.Плавильщиков, М.И.Верёвкин, А.Н.Островский иҗатларына багышланган хезмәтләр бастыра. «Рус театры тарихы» («История русского театра», 1–2 кисәк, 1908–1910) дигән әһәмиятле хезмәте бу темага караган материалларны системага салып бастыруның беренче үрнәге булып тора. Варнекенең фәнни хезмәтләре төгәл документларга, абруйлы язма чыганакларга таянып языла.
Новые комедии Менандра. Казань, 1909.
История античного театра. М.–Л., 1940.
Русские писатели 1800–1917: Биографический словарь. М., 1989. Т. 1.
Театральная энциклопедия. М., 1961. Т. 1.
Автор – Ю.А.Благов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.