Биографиясе

1953 елның 2 июлендә Киев шәһәрендә туган.

1975 елда Казан университетын тәмамлый.

1980 елдан Казан медицина университетында: гистология кафедрасында укыта, 2003 елдан тәрбия эшләре буенча проректор.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре кыскарту аксымнарының, скелетның тиз һәм салмак скелет мускулларының сыйфат составын нервлар аша көйләү механизмына карый; скелет мускулларының миозин сыйфатын саклауда тиреоид глюко-картикоид һәм җенес гормоннары ролен; скелет мускулларының миозин составына сенсибилизация тәэсирен тикшерә. Тикшеренү нәтиҗәләре нигезендә скелет мускулларының сыгылмалылыгын нейротрофик күзәтүнең һәм гумораль көйләүнең төп принципларын тәгъбирли, организмның гумораль һәм нерв системаларының скелет мускуллары фенотипларын бәйсез механизмнар аша көйләвен исбатлый.

Хезмәтләре

Влияние тироксина на фенотип интактных и денервированных скелетных мышц морской свинки // Бюллетень экспериментальной биологии и медицины. 1983. Т. 96, № 9.

Нейротрофический контроль синтеза миозинов медленной мышцы морской свинки // Бюллетень экспериментальной биологии и медицины. 1991. Т. 11, № 2.