Биографиясе

1922 елның 29 июне, Новосибирск шәһәре — 1973 елның 7 декабре, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1948), шунда ук эшли: физика һәм механика-математика факультетлары деканы (1968–1969; 1969–1973), чагыштырмалылык теориясе һәм гравитация, геометрия кафедралары профессоры (1967–1969; 1969 елдан).

1965–1967 елларда София, Пловдив (Болгария) югары уку йортларында укыта.

Хезмәтләре Риман геометриясенә һәм аффин бәйлелекле фәзалар геометриясенә карый.

Шуликовский аффин бәйлелегенең ике үлчәнешле фәза челтәрләре теориясен системалаштыра һәм алга таба үстерә, челтәрләр теориясе аппаратын классик дифференциаль геометрияне бәян итүдә куллана.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре                                 

Классическая дифференциальная геометрия в тензорном изложении. М., 1963; 

Проективная теория сетей. К., 1964; 

Дифференциална геометрия. Пловдив, 1967.

Әдәбият                

Механико-математический факультет Казанского университета: Очерки истории. К., 2003; 

Валентин Иванович Шуликовский (к 60-летию со дня рождения) // Тр. геометр. семинара. 1982. Вып. 14.                               

Автор — В.В.Шурыгин