Биографиясе

1937 елның 15 феврале, Алабуга шәһәре — 2007 елның 13 феврале, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1959), шунда ук эшли, геометрия кафедрасы мөдире (1993–2007).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре катламланган фәзалар геометриясенә карый. Шапуков структураларны тикшерү алымнарын үстерә һәм катламланган күптөрлелекләрдә Ли дифферентлаштыру аппаратын төзи; алынган нәтиҗәләрне аналитик механикага һәм нәевклид фәзалары геометриясе мәсьәләләрендә куллануны тикшерә.

Н.И. Лобачевский исемендәге халыкара геометрик семинарларны оештыру комитеты рәисе (1995, 1997, 2002), Н.И. Лобачевский исемендәге медаль бирү буенча халыкара бәйгеләрдә жюри рәисе (1997, 2002).

Хезмәтләре       

Связности на дифференцируемых расслоениях // Итоги науки и техники. Сер. Проблемы геометрии. 1983. Т. 15; 

Задачи по группам Ли. К., 1989;

Задачи по группам Ли и их приложениям. М., 2002; 

Производная Ли на расслоённых многообразиях // Итоги науки и техники. Сер. Соврем. математика и её приложения. 2002. Т. 73.